«Әдәби дулкында» фестивале (0+)

27 май көнне чаллылылар Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан оештырылган әдәби дулкыннар агымына кушылды.

Фестиваль чарада катнашучылар өчен язучылар белән очрашырга, яңа китаплар белән танышырга, әдәби-квестларда, мастер-классларда үзләрен сынап карарга һәм, гомумән, китапханәдә яхшы кәеф белән вакытларын уздырырга мөмкинлек тудырды бу көнне.

IMG_5489
IMG_5478
IMG_5485
IMG_20190527_114357
IMG_20190527_113352
IMG_5441
IMG_20190527_112250
IMG_5462
IMG_5459
IMG_5449
IMG_5446
IMG_5443
IMG_5463
IMG_5440
IMG_20190527_105700
IMG_5442
IMG_5474
IMG_5462
IMG_5463
IMG_5480
IMG_20190527_113825
IMG_5476
IMG_20190527_121126
IMG_5466

Шәһәр Үзәк китапханәсендә драматург Булат Сәлаховның «Ел китабы–2018» бәйгесендә җиңгән «Яратылмый калган ярлар» исемле китабын тәкъдир итүдә укучылар шул исемдәге спектакльдән өзек карады, автор башкаруында популяр пьесалардан монологларны тыңлады. «Чаллы белән 35 ел бергә» кичәсе Людмила Дорженковская иҗатын сөючеләрне һәм аның дусларын җыйды. Кичәдә Людмила Константиновна шигырьләрен укыды, үз иҗат җимешләренең туу тарихы турында сөйләде. Вернисаж бардлар Сергей Степанов, Елена Емалтынова, Анна Гыйльметдинова башкаруындагы музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды.

Язучы Виктор Астафьевның 95 еллыгы уңаеннан, «Дөньяда якты эз калдырды…» мәгълүмат сәгате оештырылды. Аның барышында китапханәнең яшь кунаклары китап күргәзмәсе белән танышты һәм язучының иҗаты буенча әдәби-иҗади уенда катнашты. «Тавышымнан таныйлар…» әдәби кичәсе «Көмеш гасыр»ның иң танылган вәкилләренең берсе, шагыйрә Анна Ахматова иҗатын тәкъдим итте.

«Күңел» радиосында «Китапханә белән берлектә» исемле әдәби сәгать үткәрелде. Анда китапханәләр адресына тәбрикләү сүзләре, изге теләкләр яңгырады, җирле язучылар – шагыйрь һәм журналист, «Шәһри Чаллы» газетасы баш редакторы Мирһади Разов, шагыйрь Рәкыйт Аллабирде белән ачыктан-ачык сөйләшү узды, яшь шигырь сөюче Аяз Әскаров татар телендә шигырьләр башкарды.

Фестиваль барышында «Кан басымыңны бел» акциясе узды. 8 нче хастаханә белгечләре артериаль кан басымын үлчәде, йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү мәсьәләләре буенча аңлату эшләре алып барды.

Шулай ук бу көнне «Яраткан китап образы» төбәк бәйгесенә нәтиҗәләр чыгарылды һәм «Бәхетле сан!» акциясенә йомгак ясалды. Җиңүчеләргә истәкле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Нәни укучыларыбыз һәм аларның әти-әниләре өчен чараны оештыручылар гаҗәеп китаплар иленә мавыктыргыч сәяхәт, «Җир – безнең йортыбыз» экологик уены, төсле картон, җепләр, ташлар һәм сәйләннәрдән начар төшләрне куучы амулет ясау буенча мастер-класс тәкъдим итте.

«Иң яхшы китап: укучылар сайлавы» әдәби акциясе вакытында Үзәк балалар китапханәсендә укучылар күңелләренә хуш килгән китапларны сайлап алып, китап күргәзмәсе ясады. «Сезнең сүз, эрудит» шанс-викторинасында катнашучылар белемнең төрле өлкәләренә караган сорауларга җавап эзләде.  Ә китапханәгә килгән кечкенә китап сөючеләр балалар язучылары әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар карады, өстәл уеннары уйнады.

цдб 27.05 дод (10)
цдб 27.05 дод (9)
цдб 27.05 дод (8)
цдб 27.05 дод (6)
цдб 27.05 дод (5)

1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Колизей» паркында «Китапханәгә кил!» акциясе оештырды. Китапханәчеләр китапханәнең элемтә һәм хезмәт күрсәтү турындагы мәгълүматлары язылган буклетлар таратты, «Яраткан китаплар хит-парады» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим итте.

 

1ф
1ф2
1ф1

6 нчы санлы китапханәгә бу көнне төрле яшьтәге китап укучылар килде. «Сезнең сүз, эрудит!» исемле интеллект-шоуда катнашучылар Казан Кремле буенча виртуаль экскурсиягә барды, татар халык мифлары һәм риваятьләре белән танышты, төбәкнең уникаль табигый һәйкәлләрен өйрәнде. Ә нәниләрне «Табигатьне бергә саклыйк» танып белү уены көтте. Китаплар ярдәмендә балалар табигать дөньясына мавыктыргыч сәяхәт итте.

6ф7
6ф
6ф5
6ф3
6ф1

ЗЯБ бистәсендә яшәүчеләр өчен 8 нче санлы балалар китапханәсе хезмәткәрләре китапханә каршындагы мәйданчыкта «Кулыңа китап ал!» акциясе оештырды. Үтеп баручыларда урамда китаплар пәйда булу кызыксыну уятты, алар китапларны карады, кайберләре укырга да кереште. Кешеләр әлеге китапларның бушка бирелүенә һәм аларны китапханәгә кире тапшыру мәҗбүри түгеллегенә бераз гаҗәпләнде. Әмма акция шартлары буенча, китапны үзләренә алганчы, алар берәр дүртьюллык укырга тиеш булды. Балалар да, өлкәннәр дә бик теләп кайчандыр укыган шигырьләрен искә төшерде. Чара барышында китапханә хезмәткәрләре китапханә адресы, телефоны һәм электрон почта адресы күрсәтелгән матур китап кыстыргычлары таратты.

8ф3
8ф1
8ф

10 нчы санлы балалар китапханәсе  укучыларында «Әдәби ГТО» акциясе зур кызыксыну уятты. Әдәбият өлкәсенә караган белемнәрен һәм укуларын тикшереп карау өчен китапханәчеләр теләге булган һәр кешегә берничә бирем үтәргә тәкъдим итте: тиз уку буенча көчләрен сынап карарга, китапның тышы буенча әсәр исемен белергә, яттан шигырь сөйләргә, нинди дә булса әдәби әсәр турындагы сорауга җавап бирергә, бер минут эчендә ун рус классигын санап чыгарга. Биремнәрне уңышлы гына башкарып чыккан катнашучыларга «Әдәби ГТО» нормативларын тапшыру турында сертификат һәм бүләккә китап бирелде.

10ф. Литературное путешествие в «Затерянный мир» Артура Конан Дойла»
10ф. Библиотечный урок «Хозяйка сказок и стихов. Профессия библиотекарь»
10ф. акция «Литературного ГТО»

12 нче санлы татар китапханәсе оештырган «Кызыклы китаплар белән дус бул – китапханәгә языл» акциясендә яңа укучыларга электрон китап укучы билетлары тапшырылды.

12ф1
12ф

15 нче санлы китапханә «Шәһәребез урамнары алар исеме белән аталган» патриотик акциясе уздырды. Аның барышында «Яр Чаллы турында унөч кызыклы факт» туган якны өйрәнү уены, «Тамази. Цена безопасной дороги» китабы авторы Н.И.Вильданова белән очрашу оештырылды. Әлеге китап үлгәннән соң Кызыл Йолдыз Ордены белән бүләкләнгән, шәһәребезнең бер урамы аның исеме белән аталган милиция лейтенантының тормышы һәм батырлыгы турында бәян итә.

15ф2
15ф

16 нчы санлы балалар китапханәсе  укучылары «Эрудитлар өчен библиоринг» интеллектуаль уенында катнашып, әкиятләрне, мәкальләрне, табышмакларны яхшы белүләрен күрсәтә алды. Шулай ук яраткан китап геройларын сәхнәләштерде һәм шул китаплар турында башка укучыларга реклама ясады. «Китапханә турында шаярып һәм җитди» презентациясе укучыларны китапханәдә килеп чыккан мәзәк хәлләр белән таныштырды, китапханәнең бүлекләре, зур һәм кечкенә, иске һәм яңа китаплар турында сөйләде. Көн дәвамында «Китапханә киностайлы» эшләп торды, анда китапханәгә кергән нәниләр мультфильмнар карады.

smart
16ф

1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре тарафыннан «Мин укыйм, гаиләм укый» акциясе оештырылды. Балалар яраткан геройлары битләре буенча мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты, «Китап марафоны», «Уку шәһәренә юл» күңелле уеннарында катнашты, хәйләкәр табышмакларга җавап эзләде. Көн дәвамында китапханәдә «Укучылар өстенлек биргән китаплар күргәзмә-агачы» тәкъдим ителде. Гаҗәеп агачны бизәүдә теләгән һәр кеше катнаша алды. Чарага килүчеләр үзләре яраткан китап исеме язылган «рекомендация-яфрак»ны агачка беркетте. Шулай итеп ул төрле төстәге «китапчыклар» белән тулды.

IMG_4382
IMG_20190527_135156
IMG_0232

11 нче санлы балалар китапханәсендә «Китапханә, китапчык һәм мин – бергә без тугры дуслар» дип исемләнгән театральләштерелгән  бәйрәм оештырылды. Балалар яраткан әкият геройлары белән очрашты. Китаплар Иле патшабикәсе белән бергә нәниләр гаҗәеп йорт – китапханә буенча танып белү экскурсиясендә булды. Балалар янына кунакка Убырлы Карчык килде һәм үзе йә геройның мәрхәмәтле ярдәмчесе, йә явыз булып сурәтләнгән әкиятләр белән таныштырды.

IMG_20190527_090730
IMG_20190527_093706

«Китапханә ишекләре һәркемгә ачык» исемле әдәби бәйрәмгә килүчеләрне 14 нче санлы китапханәдә бик бай программа көтте. Китапханәгә керүгә укучыларны «Без «Китапханә» йолдызлыгы астында туган» фотокүргәзмәсе каршы алды. Анда китапханәдә уздырылган төрле чаралардан фотолар тәкъдим ителде.

IMG-20190527-WA0010
IMG-20190527-WA0018
IMG-20190527-WA0030

24 нче санлы китапханә оештырган «Беркемгә дә сер түгел, китапханә – иң яхшы дус» акциясе барышында «Акыллы малайлар һәм акыллы кызлар», «Табышмакларыбызны чишегез, балалар» дип аталган бәйге зоналары һәм «Кулларыбыз тик тормасын» оригами остаханәсе оештырылды. Балалар бик теләп китап кыстыргычлары ясады, китап һәм китап уку турында табышмакларны һәм кроссвордларны чишеп, үзләренең эрудицияләрен күрсәтә алды.

SAM_5514
IMG-20190527-WA0092

5 нче санлы китапханәдә укучылар өчен әдәби очрашулар уздыру бер яхшы традициягә әверелде. «Китап сүзе яктысы» исемле мәгълүмат сәгатенә Л.Б.Васильев исемендәге Кама автомеханика техникумы студентлары чакырылды. Нәни укучыларыбыз өчен бу көнне китапханәгә килү истәлекле бер вакыйга булды. Китапханәче балаларны экскурсиягә чакырды, яшь китап сөючеләрне китапханә заллары белән таныштырды, китапларның бик күп төрле булуын күрсәтте. Китапханәче әйткән табышмаклар балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. Алар өйдә әти-әниләре белән бергәләп укыган китапларын искә төшерде һәм дөрес җаваплар бирде.

IMG_8007
IMG_8010
IMG_8019
IMG_8039
IMG_8063

13 нче санлы китапханәдә яшь китап сөючеләр «Зирәк дәүләт» исемле танып белү сәяхәтенә юл тотты, «Кил. Укы. От» әдәби викторинасында катнашты. Балалар борынгы заман китапханәләре үсеше тарихы, Рус дәүләтендәге князь Ярослав Мудрый туплаган беренче китапханә, Иван Грозный китапханәләре серләре белән таныша алды.

rhdr
dav
dav
4

23 нче санлы китапханә укучыларын «Вакытлы матбугат утраучыгы», «Белдеклеләр утраучыгы», «Китап сөючеләр утраучыгы»на сәяхәткә чын пират озата барды. Ул аларга «Тылсымлы сандык» әдәби уенындагы катлаулы сорауларга җавап табарга ярдәм итте.

All-focus
All-focus

«Китап алсаң кулыңа – нур сибелер юлыңа» әдәби квест-уены 22 нче санлы китапханә укучылары өчен оештырылды. Малайлар һәм кызлар мавыгып сер сүзләрне эзләде, эзләнү юлында исә табышмаклар, «Мультворд» һәм «Тукайлы кроссворд», ребуслар чиште, «Әдәби сэндвичлар»ны җыйды, күңелле «Бутагыч» уенында катнашты, китап күргәзмәләре белән танышты. Квест-уенда катнашучылар эрудицияләрен, тапкырлыкларын һәм татар язучыларының әдәби әсәрләрен яхшы белүләрен күрсәтте, уңышлы гына финишка барып җитеп, табылган хәрефләрдән фразаны төзеде.

22ф
22

3 нче санлы китапханә укучылары танылган борынгы һәм хәзерге заман китапханәләре буенча «Китап – безнең юлдаш» исемле виртуаль сәяхәттә булды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: