«Тавышымнан таныйлар…» Әдәби кичә (12+)

27 май көнне Үзәк китапханәнең абонемент секторы тарафыннан Л. Б. Васильев исемендәге Кама автомеханика техникумы студентлары өчен «Тавышымнан таныйлар…» исемле әдәби кичә уздырылды. Ул «Көмеш гасыр»ның иң танылган вәкилләренең берсе, шагыйрә, тәрҗемәче, әдәбият белгече Анна Ахматованың 130 еллыгына багышланды.

Чара барышында укучылар Анна Ахматованың тылсымлы дөньясына кереп чумды, талантлы шагыйрәнең истә калырлык мизгелләр һәм фаҗигале вакыйгаларга бай булган язмышы белән очрашты. Аның шигърияткә кереп китү тарихы турында белде. Балалар игътибарына рус шигъриятенең җәүһәрләренә әйләнгән «Вечер», «Чётки», «Бег времени» кебек шигырь җыентыклары тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар видеофильмнар карап, Санкт-Петербургта урнашкан А.Ахматова музеена сәяхәт итә һәм шагыйрәнең үз тавышын ишетә алды. Ә 1 нче музыка мәктәбе укытучысы А. Емалтынова башкаруындагы җырлар балаларга ХХ гасыр тавышына әверелгән шагыйрәнең рухи кичерешләренең тирәнлеген тоярга ярдәм итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: