«Битлекләрне салыйк» шәһәркүләм иҗади бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү (0+)
23 май көнне Үзәк китапханәдә «Битлекләрне салыйк» шәһәркүләм иҗади бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйге Театры елына багышланды һәм 2019 елның 17 апреленнән 23 маена кадәр дәвам итте. Анда шәһәрнең балалар бакчалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм урта мәктәпләреннән 55 ләп бала катнашты. Бәйгегә әдәби әсәр, мультфильм, комикслар мотивлары буенча төрле сәнгать чаралары һәм материаллары белән ясалган битлек формасындагы рәсем һәм кул эшләре кабул ителде. Эшләр яшь төркемнәре һәм «Кул эшләре», «Рәсемнәр» номинацияләре буенча бәяләнде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләрне тәбрик итәбез, уңышлар телибез! Барыгызга да катнашуыгыз өчен рәхмәт!
«Битлекләрне салыйк» бәйгесе җиңүчеләре исемлеге
|