«Яшь китап сөючеләр өчен сугыш турында китаплар» Китапларга күзәтү ясау (6+)

23 май көнне 15 нче санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Яшь китап сөючеләр өчен сугыш турында китаплар» исемле Китапларга күзәтү уздырды.

20190522_173401
ФОТО
20190523_091833
20190523_094309
20190523_091822

Укучылар сугыш чоры балаларының хатирәләреннән «сугыш» төшенчәсе, беренче тапкыр бомбалар төшкәндә ни дәрәҗәдә куркыныч булуы, туганнары һәм дусларының үлемен күрү ничек тәэсир итүе хакында белде. Тактага Бөек Ватан сугышының герой балалары фотолары беркетелгән иде, балалар аларның исемнәрен тәүге тапкыр ишетте. Шулай ук укучылар игътибарына «Дети-герои Великой Отечественной Войны» китабы тәкъдим ителде. Балалар әлеге китаптагы кечкенә геройларның биографияләрен чиратлап укыды. Сугышта һәлак булган каһарманнарны балалар бер минутлык тынлык белән искә алды.

Чара барышында укучыларга Бөек Ватан сугышы турындагы китапларның виртуаль күргәзмәсе күрсәтелде. Ул «Бөек Ватан сугышы герой-балалары», «Герой шәһәрләр», «Сугыш турында шигырьләр һәм хикәяләр» бүлекләреннән торды һәм балалар герой шәһәрләрнең нинди булуы, аларның ни өчен шулай аталуы, бу темага кайсы авторларның әсәрләр багышлавы турында белде. Чара азагында укучылар С. Михалковның «День Победы» һәм «Нет войны», Т. Белозёровның «День Победы» һ.б. Җиңү турында шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды, шулай ук «Ватанны саклау гимны» видеоклибын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: