«Пушкин әкиятләре дөньясы» Асфальтта рәсем ясау бәйгесе (6+)

21 май көнне, бөек рус язучысы А.С.Пушкинның туган көне якынлашканда, «Пушкин сезоны» проекты кысаларында 21 нче мәктәпнең яшь китап сөючеләре өчен «Пушкин әкиятләре дөньясы» исемле асфальтта рәсем ясау бәйгесе узды. Аны 8 нче санлы китапханә хезмәткәрләре оештырды.

IMG_0002
Слайд1
IMG_0020
Слайд2
Слайд3

Әлеге әкиятләр дөньясы гаҗәеп һәм кабатланмас, ә асфальтта рәсем ясау исә – күңелле итеп вакыт уздыру чарасы гына түгел. Китапханәче балаларны матур һәм төсле рәсемнәр белән бизәлгән күпсанлы китаплар белән таныштырды. Укучылар шагыйрьнең әсәрләрен яхшы белүләрен күрсәтте һәм үзләре яраткан әкият геройларының рәсемнәрен ясаганда иҗадилыкларын, фантазияләрен эшкә җикте. Һәр бала үз эшен илһамланып башкарды. Бәйге бик матур һәм мавыктыргыч узды. Ә иң мөһиме, кем җиңүе әһәмиятле түгел, чөнки катнашучыларның барысын да әкиятне ярату берләштерде!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: