«Татар әдәбиятында гаилә проблемалары» Түгәрәк өстәл (18+)

16 май көнне Халыкара гаилә көне уңаеннан Үзәк китапханәдә Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Татар әдәбиятында гаилә проблемалары» исемле түгәрәк өстәл оештырылды. Ул гореф-гадәтләр кыйммәтендә гаилә концепциясенең актуаль мәсьәләләрен күтәрү максатында үткәрелде. Әлеге көнне билгеләп үтүнең нигезендә җәмгыятьнең игътибарын гаиләдәге күпсанлы проблемаларга юнәлтү тора. Бу тема буенча үз фикерләре, үз уйлары белән уртаклашырга күп кенә кунаклар җыелды бу көнне.

Гаилә темасы классик әдәбият авторларының барысында да очрый. Ә менә хәзерге заман язучылары иҗатына килгәндә, әсәрдә сүз барган вакыйгалар өчен төп мәйданчык итеп гаиләне сайлау сирәгрәк күренеш. Әдәбиятта гаилә рамкалары даими киңәя бара.

Традицион гаилә кыйммәтләре һәм андагы мөнәсәбәтләр тасвирланган китаплар зур уңыш казана.

Түгәрәк өстәл артында А.Әхмәтгалиеваның «Ак читек» китабы буенча фикер алышу узды. Әлеге повестенда автор төп геройларның юлларында очраган сынауларга, авырлыкларга бирешмичә, саф мәхәббәтләрен гомер буена саклаулары турында яза. Шулай ук язучы бу җыентыгында тупланган башка очеркларында да гаилә темасына зур урын бирә. Шуның белән китап укучыларын үзенә җәлеп итә дә.

Чарада гаилә мәхәббәт, ихтирам, теләктәшлек һәм бәйлелек чыганагы буларак билгеләп үтелде. Теләсә кайсы цивилизацияле җәмгыятьнең гаилә нигезендә төзелүе, аннан башка кешенең яши алмавы ассызыкланды. Катнашучылар дус-тату гаиләнең ничек барлыкка килүе турындагы легенданы зур кызыксыну белән тыңлап утырды.

Түгәрәк өстәлгә йомгак ясап, гаилә бер-береңә ышану һәм мәхәббәт, бер-береңне хөрмәт итү һәм аңлау нигезендә төзелә дигән нәтиҗә ясады. Болар барысы да ныклы гаиләне тәшкил итүче кыйммәтләр. Алар беркемгә дә тумыштан бирелми, нәселдән-нәселгән күчми, аларны сатып алып та булмый, гаилә кыйммәтләрен бары тик үзеңдә булдырып, гомер буена күз карасыдай саклау кирәк.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: