«Чулман буенда төзелгән КАМАЗ» Тематик кичә (12+)

17 майда өлкән сыйныф укучылары өчен «Чулман буенда төзелгән КАМАЗ» исемле тематик кичә узды. Чараны 15 нче санлы китапханә хезмәткәрләре Кама автомобиль заводының 50 еллык юбилее уңаеннан оештырды. Укучылар автогигантның тарихы белән танышты: КАМАЗ автомобиле өчен кайсы машина прототип булуы, КАМАЗ проектын кем эшләве, заводның беренче генераль директоры, КАМАЗ составында булган заводлар һәм аларның кайсы иң беренче төзелүе турында белде.

sdr
dig
sdr
sdr
dav

Кичәгә Чаллы шагыйрәсе, башка камазлылар белән бергә шәһәр һәм завод төзелеше башында торган Лидия Тимофеева чакырылды. «Гимн первопроходцев КАМАЗА» да нәкъ менә аның шигыренә языла. Шул еллардагы вакыйгаларга турыдан-туры бәйле булган шагыйрә әлеге төзелеш, бу хезмәткә зур көч куйган кешеләрнең патриотик хисләре, XX гасыр ахырында завод кичергән авырлыклар турында сөйләде; үзенең шигырьләренә язылган «Первопроходцы», «Я – мастер» кебек җырларның видеоклипларын күрсәтте. Алар үткәннәрнең документаль кадрлары белән үрелеп барды. Лидия Ивановна яшүсмерләргә «Это было начало, другое начало…», «Сокровенное, незабытое…», «Грандиозной стройкой дни раскалены…» һ.б. заводка багышланган шигырьләрен укыды. Кичә киләчәк буынга шәһәребез һәм завод белән горурланырга, төзелеш башында торучыларның ышанычын акларга кирәклеге турында нәсыйхәт сүзләре белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: