Китапханәдә «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләрен бүләкләү узачак (6+)

«Укучының мәдәни көндәлеге» – республикабызның 2014 елда старт алган мәдәни-белем бирү проекты. Проектны Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгы ярдәме белән Татарстан мәдәният министрлыгы оештырды. Проектны эшләүче һәм рәсми сайтның (культурный дневник.рф, diary-culturе.ru) авторы  – «Татармультфильм» берләшмәсе. Әлеге проект Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды.

2018–2019 уку елында «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-белем бирү проекты көндәлекләре Чаллының 1-4 нче сыйныфка керүче 25 590 укучысына тапшырылды.

Уку елы дәвамында балалар сыйныф яисә ата-аналар белән шәһәребезнең һәм Татарстанның төрле мәдәни учреждениеләре, тарихи урыннарында булды. Укучылар мәдәни көндәлек битләрен матур итеп тутырып барды, төрле биремнәрне үтәде, сорауларга җавап бирде, фотолар өстәде, рәсемнәр ясады һәм үзләре укыган китаплардан, музей, театр, кино, концерт, спектакльләрдән алган кичерешләре белән уртаклашты.

Май аенда тутырылган көндәлекләр укучылар һәм аларның әти-әниләре арасында үткәрелгән шәһәркүләм бәйгедә катнашты. Алар «Иң яхшы «Укучының мәдәни көндәлеге» һәм «Иң мәдәни ата-ана» номинацияләрендә бәяләнде.

Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 16 май көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә узачак.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: