«Гыйльфан Батыршин: «79 нчы санлы Легенда» Батырлык сәгате (12+)

8 май көнне 24 нче санлы китапханә хезмәткәрләре уртанчы сыйныф укучылары өчен «Гыйльфан Батыршин: «79 нчы санлы Легенда» исемле батырлык сәгате уздырды.

Батыршин – татарлардан беренче Советлар Союзы Герое. Ул Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр үтә һәм 1947 елда билгесез шартларда Токиодан кайтканда һәлак була. Ул анда япон сугышчылары өстеннән халыкара трибуналда шаһит буларак чыгыш ясый. Балалар шахтер, командир-чик сакчысы, Ватаныбыз чикләрен саклаганда кылган батырлыклары өчен илебезнең иң югары хәрби бүләгенә ия булган Батыршин турында белде.  Гыйльфан Батыршин – Ш.Рәкыйповның «Таңнар һаман матурмы?..» документаль повестенең прототибы. Әлеге әсәрдә төп геройны якыннан белгән кешеләрнең хатирәләре бирелә, сугышчының хәрби әйберләре һәм җир йөзендә ул башкарган хезмәтләр һәм батырлыклар сурәтләнә.

Поделиться: