«Без барысына да түздек һәм җиңдек!» Тематик сәгать (18+)

7 май көнне «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре өчен 5 нче санлы китапханә хезмәткәрләре әзерләгән «Без барысына да түздек һәм җиңдек!» исемле тематик сәгать үтте.

IMG_2312
IMG_2316

Еллар узган саен, сугышның дәһшәтле вакыйгалары белән бәйле аерым битләрен өйрәнүгә кызыксыну арта бара. Театр елында әлеге бит сугышны үз җилкәсендә татыган кешеләргә багышланды. Алар да армия составында була, импровизацияләнгән сәхнәләрдән торып халкыбыз белән бергә җиңү өчен көрәшә, сугыштан тынып торган арада спектакльләр уйный, бии, җырлый, фронтның театраль-концерт бригадаларында шигырьләр укый. Тематик сәгатьтә катнашучылар Ватанны саклау гимнына әйләнгән «Священная война» патриотик җырының барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат алды. Китапханәче драма һәм музыкаль театрлар, филармония һәм концерт төркемнәре артистларының дошманга каршы көрәштә үзләреннән зур өлеш кертүе турында сөйләде. Социаль үзәк хезмәткәрләре Клавдия Шульженко һәм Лидия Руслановалар чыгышының видеокадрларын карады. Илебез өчен авыр, дәһшәтле елларда нәкъ менә алар яшәргә көч бирә, көрәш рухын күтәрә һәм сугышчыларда җиңүгә өметне ныгыта. Татарстанның сәнгать әһелләре дә үзләренең көчен кызганмый, колхозларда, госпитальләрдә концертлар оештыра. Тематик сәгатьтә театр мәктәбенең үсеп килүче актрисасы катнашты, ул А.Твардовскийның  танылган «Василий Тёркин» әсәреннән өзекне сәнгатьле итеп укыды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: