«Сугышчан дан урыннарына сәяхәт» Виртуаль экскурсия (18+)

Җиңү көне якынлашканда, 7 май көнне 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дәваланучылар өчен «Сугышчан дан урыннарына сәяхәт» исемле виртуаль экскурсия уздырды.

601
602
600

Экскурсиянең маршруты 12 герой-шәһәрдә булуны күзалдында тотты: Мәскәү, Ленинград, Сталинград, Одесса, Севастополь, Киев, Керчь, Новороссийск, Минск, Тула, Мурманск, Смоленск һәм «крепость-шәһәрләр» – Брест. «Герой-шәһәрләрнең даны мәңгелек!» электрон презентациясен карап, чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышының төп вакыйгаларын искә төшерде.  Экскурсантлар гади кешеләрнең батырлыгы һәм ныклыгына, Ватанны саклаучы сугышчыларның каһарманлыгына багышланган мемориаллар һәм һәйкәлләрне карады.  Яшь һәм өлкән буын сугышта катнашкан якыннары, туганнары турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Сугышта һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Виртуаль экскурсия «Шәһәрләр дә герой була ала» исемле китап күргәзмәсен карау белән тәмамланды. Әлеге чара катнашучыларда шәһәребездәге истәлекле урыннарга бару теләге уятты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: