«Җир ул – безнең йортыбыз» Уен-викторина (6+)

30 апрель көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең Балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары өчен «Җир ул – безнең йортыбыз» дип аталган уен-викторина уздырды. Чара халыкара Җир көнен бәйрәм итү уңаеннан үткәрелде.

Чара башында яшь китап сөючеләрне Җир Көненең килеп чыгу тарихы турында кызыклы мәгълүматлар көтте. Балалар күпьеллык Җир Көне традицияләре – планетабыз кешеләрен әйлән-тирә мохитне саклауда берләштерүче бәйрәм турында белде.

Һәр сыйныфтан күңелле ярышларда катнашу өчен командалар тәкъдим ителде. Балалар уен формасында урманда, табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында белемнәр алды. Укучылар рәсемнәр буенча төрле нәфис әсәрләрнең геройларын таныды. Һәр дөрес җавап өчен балаларга баллар өстәлә торды. Иң күп очко җыючылар уенның җиңүчеләре дип табылды һәм Дипломнар белән бүләкләнде.

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: