Гомер буена озата барган һөнәр (6+)

30 апрель көнне 13 нче санлы китапханәдә, Россиядә Театр елы кысаларында, укучылар Чаллы дәүләт татар драма театры артистлары белән очрашты. Арт-очрашуда Татарстанның атказанган артистлары Илфат Әскаров һәм Чулпан Садыйкова катнашты.

dav
dav
dav
dav
dav

Халык драма театры – ул бөтен бер дөнья, анда кешенең хезмәттә, гаиләдә, сугышта, җырда, бәйрәмдә барган тормышы җыелып бирелә.

И.Әскаров һәм Ч.Садыйкова – югары дәрәҗәдәге артистлар, үзләре уйнаган рольләре белән театр сөючеләр арасында танылу алган һәм, гомумән, бик кызыклы кешеләр. Кунакларыбыз балаларга театр эшчәнлеге, аның барлыкка килү тарихы, спектакльләр, республика, шәһәр чараларында һәм мәдәни проектларда катнашулары хакында сөйләде. Яшь чаллылылар актер һөнәренең үзенчәлекләре, гастрольләргә йөрү турында кызыклы мәгълүматлар алды, актерлар театр артистының тормышындагы күңелле һәм ямансу мизгелләре турында бәян итте.

Илфат һәм Чулпан – театраль гаилә, алар улларында да туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Аяз – шәһәр Шигырь укучылар бәйгесе җиңүчесе. Илфат Әскаров улы Аяз белән бергә татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыды. Чулпан Рифкать кызы спектакльләрдән өзекләр тәкъдим итте, үзе оештырган мәктәп театры турында сөйләде, эстрадада чыгыш ясавы, спектакльләр өчен биюләр куюы турында әйтеп китте. Очрашу «сорау-җавап» режимында барды, катнашучыларның һәрберсе үзен кызыксындырган сорауларга җавап ала алды, үз чиратында, актерлар да балаларга сораулар биреп, аларның театр турындагы белемнәрен бәяләде. Укытучылары Ф. Н. Сибгатуллина җитәкчелегендә укучылар театр турында шигъри композиция әзерләгән иде. Алар башкарган тылсымлы татар җырлары катнашучыларның йөрәкләренә үтеп керде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: