«Эшче һөнәрләргә – дан һәм хөрмәт» Тематик кичә (6+)

29 апрельдә Үзәк балалар китапханәсе тарафыннан уртанчы сыйныф укучылары өчен «Эшче һөнәрләргә – дан һәм хөрмәт» исемле тематик кичә үткәрелде.

DSCN2083
DSCN2081

Һөнәрләр дөньясы күптөрле һәм җаваплылык таләп итә. Шунлыктан һөнәр сайлау турында алдан ук уйлана башларга кирәк. Китапханәче балаларга үз чыгышында: һөнәр – хезмәт эшчәнлегенең билгеле бер төре, эш кешегә яшәү чыганагы булып кына хезмәт итми, ә тормышны тулыландыра һәм кызыклырак итә, кешенең сәләтләренә ачылырга мөмкинлек бирә, дип сөйләде. Укучылар хезмәт кешеләре һәм төрле һөнәрләргә багышланган шигырьләрне укыды. Шуннан соң алар пешекче һөнәре турында тамаша тәкъдим итте һәм аңа кайда өйрәнергә мөмкин булуы хакында сөйләде. Мәктәп ашханәсе мөдире Светлана Ивановна үз чыгышында шулай ук пешекче һөнәре, аның өчен нинди белемнәр, күнекмәләр кирәк булуы турында мәгълүмат бирде.

Балалар быел Казанда узачак WorldSkills һөнәри осталык буенча халыкара чемпионат һәм анда яшь белгечләрнең һөнәри күнекмәләрен тәкъдим итүе турында белде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: