«Иҗатчыны иҗат тудыра» Әдәби кичә (12+)

26 апрель көнне 15 нче санлы китапханәнең «Чишмә» аралашу клубында шагыйрә Розалия Гобәйдуллинаның әдәби кичәсе узды.

m_oyAf0xMIU
dav
6sl0FqGmmiU
sdr
dav
kGwXn9HyHcQ
dav

Розалия Минкамил кызы – бик күпкырлы кеше: ул шигырьләр иҗат итә, җырлый, гитарада уйный, рәсем сәнгате белән шөгыльләнә. Кыска гына вакыт эчендә ул «Лебедь» һәм «Золотые Россыпи» әдәби берләшмәләре, Высоцкий исемендәге автор җырлары клубындагы иптәшләре алдында танылу алды.  Розалия «Лебеди над Челнами», «Русский Лад», «Черным по белому» кебек төрле бәйгеләрдә актив катнаша.  Ул «Траву листает ветер» исемле шигырьләр җыентыгы бастырып чыгарды. Шәһәр чараларында актив катнашуы сәбәпле, аның шигырьләре КАМАЗ мәдәният сарае сәхнәсендә, бәйрәм мәйданчыкларында еш яңгырый һәм шәһәрдәшләребез аларны яратып кабул итә.

Чарага килүчеләр зур кызыксыну белән авторның әдәби юлы турында мәгълүматны тыңлады, шәхси фотоларын карады. Иҗатташына теләктәшлек белдерергә килгән Равил Әхмәтҗанов Розага багышлап язган шигырен һәм үзенең шигырьләр циклын укыды. Кичәнең кунагы китапларына үзе ясаган иллюстрацияләрне күрсәтте һәм «Проза әсәрләре иҗат итә башлау теләге юкмы?», «Беренче шигырегезне ничә яшьтә яздыгыз?!», «Нинди темага иҗат итү кызыклырак?» кебек сорауларга җавап бирде. Алып баручы «Шигъриятне яхшы беләсезме?» викторинасы белән кичәгә җыелганнарның шигъриятне ни дәрәҗәдә белүләре һәм яратуларын тикшереп карады. Әдәби кичә дәвамында шагыйрәнең «Кружева плетёт зима», «Пятьдесят оттенков солнечного», «Любовь и конфеты», «Роман с дождем», «Левша» кебек күп кенә шигырьләре яңгырады. Чара Розалия Гобәйдуллинаның музыкаль чыгышы белән тәмамланды. Игорь Николаевның  «Завораживает» һәм Александр Розенбаумның «Вечерняя» җырлары яңгырады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: