«Туган телем – Тукай теле» Әдәби сәяхәт (6+)

16 нчы санлы китапханәдә Тукай көне «Туган телем – Тукай теле» исемле әдәби сәяхәттән башланды. Ул башлангыч сыйныф укучылары өчен үткәрелде.

smart
smart
smart
smart

Чара барышында алдан әзерләнгән презентация балаларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, укучылар башкаруында «Бала белән күбәләк», «Шаян песи», «Кызыклы шәкерт», «Бәхетле бала» шигырьләре яңгырады. Шагыйрьнең «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән сарык» әкиятләрен сәхнәләштереп, балалар артистлык сәләтен күрсәтте.  Китапханәдә «Тылсымчы сәләтеңне ач» түгәрәгендә мастер-класс уздырылды. Балалар бирем буенча Тукайның үзләре яраткан берәр әкиятен декоратив-гамәли сәнгатьтә тормышка ашырырга һәм татар халкының мәдәни традицияләрен саклап «Тылсымлы панно» ясарга тиеш булды.

«Тукайның тылсымлы илендә» исемле шәһәр иҗат бәйгесе тәмамланды. Анда 4-12 яшьләр аралыгындагы 80нән артык бала катнашты. Алар рәсем һәм кул эше номинацияләрендә үз эшләрен тәкъдим итте. Балаларның һәм ата-аналарның фантазиясе чиксез, бәйге дәвамында китапханәбезнең уку залы картиналар галереясына әйләнде, ә күргәзмәләр укучыларыбызны сокландырды.  Бәйгенең нәтиҗәләре сайтта һәм Вконтактедагы төркемебездә басылып чыгачак.

Бетмәс илһам чыганагы булган, безне яхшылыкка, матурлыкка өндәүче һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләүче Габдулла Тукай иҗатына багышланган бәйгедә катнашучы укучыларыбызга рәхмәт белдерәбез.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: