«Безгә хокук ярдәм итә» исемле телдән журнал (16+)
24
Апрель 2019
Чәршәмбе
24 апрель көнне 24 нче санлы китапханә педагогия көллияте студентлары өчен «Безгә хокук ярдәм итә» исемле телдән журнал үткәрде. Студентлар «хокук», «хокук культурасы», «конвенция» төшенчәләре белән танышты. Бергәләп кулланучылар һәм авторлык хокуклары турында әңгәмә кордылар. Тыңлап утыручылар актив рәвештә үз тормышларында хокук бозу очракларына юлыгырга туры килгән моментлар белән уртаклашты. Хокукый сорауларга кайда һәм ничек җавап табарга мөмкин булуы, кайсы дәүләт институтларына мөрәҗәгать итәргә кирәклеге хакында фикер алыштылар. Чара азагында хокук безгә хезмәтебезне уңышлы башкаруда, тынычлыкта яшәргә, үзебезне илебезнең хокуклары якланган һәм ирекле гражданнары итеп тояр өчен кирәк дигән нәтиҗә ясалды. |