«Автомобиль заводы – иң алдынгылардан!» Очрашу (12+)

24 апрельдә 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен яшьләр эшләре буенча инженер Андрей Дмитриевич Агафонов белән «Автомобиль заводы – иң алдынгылардан!» дип аталган очрашу оештырды.

IMG-20190424-WA0014
IMG-20190424-WA0010

Китапханәче завод комплекслары төзелеше тарихы, мөһим даталар һәм вакыйгалар турында мәгълүмат бирде. Автомобиль заводының яшь белгече завод, аның төп конвейерыннан әзер йөк машиналары чыгуы, предприятиедә нинди яшь һөнәр ияләрен көтүләре, Чаллы шәһәре вузлары, көллиятләре белән хезмәттәшлек турында сөйләде. Агафоновның чыгышы презентация белән үрелеп барды. Ул укучыларга «КАМАЗ» завоы турында белгәннәрен тагын да тирәнәйтергә һәм алга таба һөнәр сайларга ярдәм итте. Чара азагында «Мин КАМАЗ турында ни беләм?» викторинасы узды. Җиңүчеләргә буклетлар, билгеләр, завод турында мәгълүмат урнаштырылган блокнотлар тапшырылды. Укучылар кунакка бик күп төрле сораулар яудырды.

Балалар бүген төгәл карарга килмәгәндер дә, һөнәр дә сайламагандыр, әмма, шуңа да карамастан, аларның хәтерендә әлеге мәгълүматлар сакланып калыр, киләчәктә бәлки ярдәм итә алыр.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: