«Туган телем – шагыйрьләр теле» бәйгесе нәтиҗәләре (12+)
23 апрель көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган «Туган телем – шагыйрьләр теле» исемле I төбәк нәфис сүз осталары бәйгесенең йомгаклау туры узды. Бәйгенең өч турында барлыгы 61 кеше катнашты. Җиңүчеләр яшь төркемнәре буенча билгеләнде. Бәйгенең җиңүчеләре: Мәктәп укучылары арасында – Анисимова Альбина (4 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе), Зиһаншин Арслан (10 нчы урта гомумбелем бирү мәктәбе); Студентлар арасында – Нурмиева Гөлназ (Автомеханика техникумы); Өлкәннәр арасында – Вагыйзова Гөлия Наил кызы (41 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе). Шулай ук «Сәнгатьле итеп башкару осталыгы» (Закирова Зәлия, Тукай районы), «Автор башкаруы» (Иванова Нина, 4 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе), «Башкаруның үзенчәлеклелеге» (Динмөхәмәтова Исламия Ш.), «Тамашачы мәхәббәте призы» (Сизова Гөлназ, 4 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе) номинацияләре буенча җиңүчеләр бүләкләнде. 2-3 нче урыннарны алган катнашучыларга II, III дәрәҗә дипломнар тапшырылды. Барыгызга да катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Җиңүчеләрне чын күңелдән тәбриклибез!
|