«Сәламәтлек» клубында чираттагы очрашу (18+)
17 апрельдә Үзәк китапханәнең «Сәламәтлек» клубы кысаларында Чаллы шәһәренең шикәр авырулары үзәгенә нигез салучы Ленар Мифтах улы Нуретдинов белән очрашу узды.\ Очрашу барышында әлеге мәкерле авыруның килеп чыгу сәбәпләре һәм билгеләре турында сүз барды. Чарада катнашучылар шикәр авыруы белән яшәүнең төп аспектлары – туклану һәм физик йөкләнеш, әлеге чир белән авырганда тулы тормыш алып бару өчен канда глюкозаның күләмен контрольдә тотуның мөһимлеге һәм алынган нәтиҗәләргә анализ үткәрүнең кирәклеге хакында фикерләште. Чараның гамәли өлешендә катнашучылар үрдерелгән бодайдан файдалы коктейль ясарга өйрәнде. Аның составында «тере» витаминнар, бертигез дәрәҗәдә микроэлементлар һәм аминокислоталар бар. Очрашу бик кызыклы һәм файдалы узды. Катнашучылар барысы да тормышта кирәкле белемнәр һәм мәгълүматлар алды, шулай ук китапханә фондындагы әдәбият белән танышты.
|