«Дошман тылында сугыш» Телдән журнал (6+)

P1070068
P1070075
P1070070
P1070074
P1070076

16 апрельдә, Бөек Җиңү көннәре якынлашканда, Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Кызыл Тау» мәдәният үзәгендә мәктәп укучылары өчен «Дошман тылында сугыш» исемле телдән журнал үткәрде. «Уян, олуг илем!» битендә дәһшәтле сугышның беренче көннәре турында сүз барды. Укучылар Ватаныбызның фашистлар чолгап алган җирләрендәге партизаннар хәрәкәте тарихы турында белде. Сугыш елларында дошман тылында барлыгы алты меңнән артык партизан отряды була, аларда бер миллионнан артык кеше сугыша. Партизаннар дошманга зур югалтулар китерә. Партизаннар сугышының мөһим вакыйгаларын һәм кызыклы фактларын «Фронт сызыгы артында фронт» бите яктыртты.  «Партизан даны» битендә сугыш эшләре, кешеләрнең батырлыгы һәм кыюлыгы турында сөйләнде. Укучылар С. Ковпак, А. Сабуров, А. Федоров җитәкчелегендә узган партизан рейдлары, махсус билгеләнештәге отряд командиры Д. Медведев турында белде. Легендар разведчик Николай Кузнецов балаларда соклану уятты, алар «Сильные духом» фильмыннан өзекне тын да алмый карады. Сугыш чорында Көнбатыш Европа илләрендә антифашистик Каршылык хәрәкәте барлыкка килде. Анда концлагерьлардан качкан совет кешеләре дә катнаша. Бу хакта «Каршылык геройлары» бите бәян итте. Партизан Федор Полетаев иптәшләрен яклап сугышканда һәлак була. Ул үлгәннән соң Италиянең Югары хәрби бүләге – Гарибальди алтын медаленә лаек була, Италиянең Милли герое булып таныла. Балалар бу чарада беренче тапкыр Каршылык партизаннарының гимнына әйләнгән О, Белла, чао!» җырын тыңлый алды.

Чара дәвамында укучыларга «Дума о Ковпаке», «Это было в разведке» фильмнарыннан өзекләр, презентация һәм клиплар тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: