«Планетаның беренче космонавты» Телдән журнал (6+)

9–11 апрель аралыгында Космонавтика көне уңаеннан 10 нчы санлы китапханә укучыларны космонавт Юрий Гагаринга багышланган чарага чакырды.

10ф. лПервый космонавт планеты¬
10ф. участники мероприятия

Китапханә хезмәткәрләре белән берлектә балалар беренче космонавтның тормыш юлы битләре белән танышты. Телдән журналның беренче бите Гагаринның балачагына һәм яшьлегенә багышланды. «108 минут Җир тирәли» дип аталган икенче биттә укучылар космонавтның һөнәри казанышлары, дөньяда иң беренче тапкыр космоска очышка әзерлек турында белде, шул заман кинохроникасыннан өзекләр карады, ул «Знаете, каким он парнем был» җыры белән үрелеп барды. Телдән журналның соңгы битендә тәкъдим ителгән «Җир һәм күк улы» викторинасы сорауларына җавап биреп, укучылар Ю.Гагарин турындагы белемнәрен күрсәтә алды.

Шулай ук «Гагарин» исемендәге йолдыз» исемле матур слайд презентациясе күрсәтелде. Чара дәвамында космос һәм космонавтлар турындагы шигырьләр һәм җырлар яңгырады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: