Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә иң яхшы китап укучыны ачыкладылар (18+)
4 апрель көнне «Авызыңны ач» («Открой рот») рус телендә кычкырып уку буенча чемпионатның сайлап алу турында 16 кеше катнашты. Алар өч раунд узарга тиеш булды, һәрбер раундта аларны таныш булмаган текст көтеп торды һәм аны бер минут эчендә укып чыгарга кирәк иде. Уку тизлеге бу очракта өстенлек түгел, ә өстәмә күнекмә генә дип исәпләнде, чөнки жюри әгъзалары уку техникасын һәм артистизмны бәяләде. Катнашучылар беренче раундта – Ад Мэргинем нәшрияты әсәрләреннән өзекләрне, икенчесендә – «Зур китап» премиясе лауреатлары әсәрләреннән өзекләрне, ә өченче раунда «Лицей» премиясе лауреатларының шигырьләрен укыды. Финалга өч укучы: Җәләлетдинова Фәния, Ваганова Людмила Васильевна (узган елның җиңүчесе) һәм Широкова Людмила чыкты. Алар классик шагыйрьләрнең апрель турында язган шигырьләрен укыды. Көндәшләреннән бер баллга өстенлек белән 2019 елның «Авызыңны ач» рус телендә кычкырып уку чемпионатының сайлап алу туры җиңүчесе булып Широкова Людмила Владимировна танылды. Алга таба ул Самара шәһәрендә узачак «Идел буе» конференциясендә Чаллы шәһәрен тәкъдим итәчәк һәм, анда җиңгән очракта, Мәскәүгә финалда катнашырга барачак. Бәйгедә катнашучыларны үз эшенең осталары булган жюри әгъзалары бәяләде: шагыйрә, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Литяга; журналист, шагыйрь, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Олег Николаевич Лоншаков һәм Татарстанның атказанган укытучысы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наилә Фаязовна Хәсәнова. |