«Шигъриятнең тылсымлы авазлары» Шигъри мәйданчык (12+)

28 март көнне, Бөтендөнья шигърият көне кысаларында, 13 нче санлы китапханә әдәбият сөюче дусларын шигъри мәйданчыкка чакырды. Очрашуда төп игътибар шәһәр, гражданнар, хәрби-патриотик, фәлсәфи лирика темаларына юнәлтелде.

13ф.Поэтическая площадка
13ф.Поэтическая площадка Выступление детей
13ф.Поэзии чарующие звуки

Кичә кунаклары Татарстанда һәм Чаллыда яшәп иҗат итүче язучыларның китаплары, шәһәребезгә, төбәгебезгә, халыклар дуслыгына багышлап иҗат ителгән әсәрләр белән танышты. Китапханә хезмәткәрләре рус һәм татар шагыйрьләренең төрле буын вәкилләрен тәкъдим итте. Чара дәвамында балалар башкаруында шигырьләр яңгырады.

Бу көнне чарага килүчеләр тамашачы ролендә генә булып калмады, үзләре дә «шигъри мәйдланчык»ка чыгып, яраткан шигъри юлларын укый алды. Мәйданчыкта алар рус һәм татар шагыйрьләренең күпкырлы иҗаты белән беррәттән үзләренең иҗат җимешләрен дә тәкъдим итте. Тамашачылар шигъри кунакханәдә катнашучыларны алкышларга күмде. Әлеге чарада без күп кенә талантлы якташларыбыз белән таныша алдык.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: