«Театр безнең йөрәкләрдә» бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды (0+)
«ҮКС» МБУ 6 нчы санлы китапханәдә Театр елына багышланган «Театр безнең йөрәкләрдә» исемле шәһәркүләм рәсем һәм кул эшләре гаилә бәйгесе узды. Бәйгедә 5 яшьтән алып 13 яшькәчә 17 бала катнашты. Алар – шәһәребезнең 3 мәктәбендә белем алучы һәм 1 балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар. Эшләр «Кул эше» һәм «Рәсем» номинацияләре буенча бәяләнде. Рәсемнәр акварель, карандаш, пастель кебек төрле техникада башкарылды; кул эшләре исә театр дөньясының кабатланмас һәм тере образын ачып салды: алар арасында Тукай геройлары да, оча торган балериналар белән сәхнә дә, 3 дуңгыз баласы һәм әнисе белән очрашу эзләп йөзеп баручы нәни мамонт та бар. Эшләрне жюри әгъзалары: 2 нче сәнгать мәктәбе укытучысы Алексеева В.В., 6 нчы санлы китапханәнең балалар бүлеге секторы мөдире Бикколова Г.Н., 6 нчы санлы китапханә мөдире Агалакова Е.В. бәяләде. Бәйге нәтиҗәләре буенча «Рәсем» номинациясендә 5–7 яшьлекләр төркемендә җиңүчеләр: 1 нче урын – Снимщикова София 2 нче урын – Чапчаков Әмир «Рәсем» номинациясендә 8-10 яшьлекләр төркемендә җиңүчеләр: 1 нче урын – Улеева Елизавета 2 нче урын – Волкова Алинә 3 нче урын – Солтанова Диана «Рәсем» номинациясендә 11-13 яшьлекләр төркемендә җиңүчеләр: 1 нче урын – Ишморатова Самира 2 нче урын – Кадырова Эльвина 3 нче урын – Гарифуллина Руслана «Кул эше» номинациясендә 5-7 яшьлекләр төркемендә җиңүчеләр: 1 нче урын – Абдуллин Ислам 2 нче урын – Дементьева Кристина 3 нче урын – Плотникова Арина «Кул эше» номинациясендә 8-10 яшьлекләр төркемендә җиңүчеләр: 1 нче урын – Хисаметдинов Степан Давиденко Виктория 2 нче урын – Хохлов Арсений 3 нче урын – Казакова Дарья Барлык катнашучыларга сертифкат тапшырылды. Дипломнар һәм сертификатлар электрон почталарга җибәрелде. Бәйгедә катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез! Белешмәләр өчен телефон: 54-53-30, электрон адрес: cbs_filial6@mail.ru |