«Тәхеттә утырган мәңгелек эшче…» Тарихи викторина (12+)
14
Март 2019
Пәнҗешәмбе
13 һәм 14 мартларда 24 нче санлы китапханә Яр Чаллы политехника көллияте студентлары һәм өлкән сыйныф укучылары өчен «Тәхеттә утырган мәңгелек эшче…» дип аталган тарихи викторина үткәрде. Россия дәүләтенә дан-шөһрәт китергән күренекле тарихи әһелләр арасында Бөек Петр исеме беренче рәттә тора. Безнең тарихи чарабыз да әлеге шәхескә багышланды. Слайд-викторинага Петр I образының М. Ломоносов, А.С. Пушкин, А. Толстой һәм танылган рус рәссамнары әсәрләрендә чагылышына кагылышлы сораулар кертелде. Укучылар Петр I хакимлек иткән елларда Россия тормышының төрле өлкәләрендә башланган үзгәртеп коруларны искә төшерде. Петрның гаиләсе, дуслары-көрәштәшләре һәм Казанга килүе турындагы фактлар катнашучыларда аеруча зур кызыксыну уятты..
|