«Дан-шөһрәткә илткән юл» Кызыклы хәбәрләр сәгате (6+)
12 март көнне 15 нче санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Дан-шөһрәткә илткән юл» дип исемләнгән кызыклы хәбәрләр сәгате уздырды. Чара дөньяның беренче космонавты, Кеше, гражданин, патриот сүзләренең эталонына әйләнгән Юрий Алекссевич Гагаринның тууына 85 ел тулуга багышланды. Бу көнне балалар барыбызга да таныш факт турында үзләре өчен яңа бик күп мәгълүматлар алды. Танып белү презентациясе ярдәмендә укучылар Юрий Гагаринның нинди кеше булуы, аның кайда һәм ничек белем алуы, һөнәри юлына ничек аяк басуы, Җирнең булачак беренче космонавтына нинди авырлыкларны җиңәргә туры килүе хакында белде. Балалар «Юрий Гагарин: беренче очыш хроникасы» исемле документаль видеороликны, беренче космонавтның фотоларын карады, Гагарин белән Королевның очыш вакытында сөйләшүләренең аудиоязмасын тыңлады. Чара барышында балалар тарафыннан легендар шәхескә багышланган «Юрию Гагарину», «Быть Гагарином хочу», «Герой-человек» һ.б. шигырьләр укылды. Укучылар өчен «Космоска юл» исемле китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Чара азагында укучылар «Космоска очу» викторинасында катнашып, космонавтика турындагы белемнәрен күрсәтә алды.
|