«Татар мәдәнияте хәзинәсеннән: Яр Чаллы шәһәре мәдәнияте һәм сәнгате» Пиар-проект (12+)
Ике ай дәвамында шәһәр Үзәк китапханәсе һәм 15 нче санлы Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре «Татар мәдәнияте хәзинәсеннән: Яр Чаллы шәһәре мәдәнияте һәм сәнгате» исемле пиар-проектны тормышка ашырды. 27 мәктәпнең укучылары – мәктәп музейлары активистларына арт-уен барышында шәһәребезнең күп кенә һәйкәлләренә барырга, араларында гадәти булмаган һәм кызыклыларын ачыкларга туры килде. Катнашучылар музейларда, күргәзмәләрдә булды, танылган җыр һәм бию коллективлары, артистлар, театрлар һәм спектакльләр турындагы сорауларга бик теләп җавап бирде, шәһәр китапханәләре хакында видеоязмалар әзерләде. 28 февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә арт-уенда катнашучыларның барысы да бәйрәм чарасына җыелды, анда җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Уен нәтиҗәләре буенча Гран-при иясе булып «Наследники» (3 нче мәктәп) командасы танылды. Беренче урынны «Любимый город» (61 нче гимназия) командасы яулады, «Җиңү өчен ихтыяр көче» номинациясендә «Комета» командасы (86 нчы «Өмет» интернат мәктәбе) җиңеп чыкты. «Шәһәр китапханәсе турындагы иң яхшы видео» номинациясендә 20 нче мәктәпнең «Юные палеонтологи» командасы җиңү дипломына ия булды. Икенче һәм өченче дәрәҗә дипломнар белән төрле яшь төркемнәрендә һәм төрле номинацияләрдә А.С.Пушкин исемендәге лицей, 7, 15, 34, 58, 21 нче мәктәпләр командалары бүләкләнде. Шулай ук 30, 46 нчы мәктәпләр, Н.Кайманов исемендәге Кадет мәктәбе, 78 нче Пушкин пролицее, 1 нче мәктәпләргә дипломнар тапшырылды. Җиңүчеләр алдында «Огниво» Балалар иҗат үзәгенең «Родничок» бию ансамбле һәм «Виктория» җыр ансамбле чыгыш ясады. Пиар-проектта барлыгы 150ләп мәктәп музейлары активистлары катнашты.
|