«Муниципаль китапханә кулланучыларына хезмәт күрсәтүне оештыру» Һөнәри белемнәр көне
27
Февраль 2019
Чәршәмбе
27 февральдә Үзәк балалар китапханәсендә «Һөнәри чикләр» программасы кысаларында «ҮКС» МБУ яшь китапханәчеләренең чираттагы очрашуы узды. Түгәрәк өстәл артында китапханә кулланучыларына заманча хезмәт күрсәтү формалары мәсьәләләре буенча сөйләшү узды. Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре китапханә буенча экскурсия үткәрде, кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең маасакүләм формаларын оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Китапханәнең сектор мөдире Л.Б.Каюмова гаиләдәге мөнәсәбәтләр мәсьәләләренә багышланган әдәбиятка күзәтү ясауны әзерләү һәм уздыру буенча «Гаилә заманча нәфис әдәбият көзгесендә» исемле мастер-класс күрсәтте.
|