Дөнья картасына тиң ул тел» («Язык как карта мира») Туган тел бәйрәме (6+)
25
Февраль 2019
Дүшәмбе
Халыкара туган тел көне кысаларында, 22 февральдә 13 нче санлы китапханә 33 нче гомумбелем бирү мәктәбе укучылары өчен туган тел бәйрәме уздырды. Чарада һәр кешенең тормышында туган телнең тоткан урыны турында сүз барды. Катнашучыларны әлеге мөһим датаның тарихы белән таныштырдылар, шәһәребездә яшәүче төрле халыкларның гореф-гадәтләре хакында сөйләделәр. Балалар да, олылар да рус һәм татар телләрендә шигырьләр укыды. Кичәгә кунак булып килгән «Светлый» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Л.Т.Кулешова украин халкының йолалары, гореф-гадәтләре турында сөйләде һәм үзенең туган телендә – украинча шигырь укыды. Бәйрәм барышында 17 нче санлы хореография мәктәбе укучылары милли биюләр башкарды.
|