«Бөтендөнья пәрәвез челтәрендә» («В сетях всемирной паутины») Мәгълүмат сәгате (6+)

Элеватор тавы бистәсендә күчмә китапханәдә шәһәр Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен «Бөтендөнья пәрәвез челтәрендә» исемле мәгълүмат сәгате уздырды.

Чара барышында балалар Интернетта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, анда сагалап торучы төрле куркынычлардан сакланырга кирәклеге турында белде.

Интернетка үзең турында шәхси мәгълүматларны куярга ярамавы, аралашу этикасы, челтәрдә мошенниклар һәм җинаятьчеләр дә булырга мөмкинлеге һәм алардан сакланырга кирәклеге хакында мәгълүмат алдылар. Әңгәмә барышында интернетның уңай яклары турында да ассызыклап үтелде.

Интернет ярдәмендә балалар үзләренә яңа дөнья ача, бик күп мәгълүмат ала, иҗат белән шөгыльләнә ала.

Шулай итеп, әгәр дә Интернетны яхшы максатларда куллансаң, ул үсеп килүче буынны тәрбияләүдә алыштыргысыз ярдәмчегә әйләнергә мөмкин. Балалар, куркынычка юлыккан очракта, ни өчен әти-әниләр белән киңәшергә кирәклеген дә аңлады. Компьютер каршында күпме утырырга ярый, вакытның күп өлешен Интернетта уздыру сәламәтлеккә нинди зыян сала һәм интернетка бәйлелек турындагы сорауларга җавап биреп, укучылар үзләренең белемнәрен күрсәтте. Чара барышында балалар электрон презентация белән танышты, викторина сорауларына җавап бирде, «Компьютерның  «плюс»лары һәм «минус»лары», «Интернетка бәйлелек» видеороликларын карады.

 

Поделиться: