«Күңелем моңнары» Кичә-портрет ( 18+)

14 февральдә 3 нче санлы китапханә  «Огонёк» клубы кысаларында «Күңелем моңнары» исемле кичә-портрет уздырды.

Чарага кунак буларак язучы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган композитор һәм татар халык җырларын башкаручы, «Алтын тавыш – алтын Акчарлак» бәйгесенең Гран-при иясе Рубис Зарипов чакырылды.

DSC01431
DSC01436
DSC01443
DSC01454

Кичәдә катнашучылар китап, чәчмә әсәр һәм шигърият, милли әдәбият гореф-гадәтләре турында сөйләшү алып барды. Чара башлангач та, язучы тыңлаучыларны үзенә җәлеп итте.  Авторның очрашу барышында яңгыраган шигырьләре, хикәяләре дөньяга башкачарак күзлектән карарга, көндәлек тормышта чиста идеаллар һәм әхлак төшенчәләре турында еш кына онытып җибәрүебез хакында уйланырга мәҗбүр итте.

Язучы «Әсир коллыгы», «Бәхәсле бизмән», «Әлүмин калак» повестьлары өстендә ничек эшләве хакында сөйләде. Аның әсәрләренә фәлсәфи тирәнлек, лиризм һәм элегия яңгырашы хас. Шулай ук балачагы хатирәләре белән уртаклашты, иҗатының башлангычы, язучылык осталыгы турында сөйләде, күп кенә сорауларга җавап бирде.

Шагыйрьнең иҗатына гашыйк укучылары хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен белдереп, авторның үзләре яраткан шигырьләрен укыды.

Кичә хөрмәтле кунагыбыз, күп кенә шәһәр чараларында катнашучы Роза Тимофееваның баянда уйный-уйный башкарган җырлары белән үрелеп барды. Шигырьләр, матур көйләр, чын күңелдән аралашу кичәдә катнашучылар күңелендә бары тик уңай тәэсирләр калдырды. Популяр композитор Рубис Таҗи улы башкарган җырлар чараның кульминациясе булды, дисәң дә ялгыш булмас. Алар күңелнең иң нечкә кылларына кагыла алды.

«Җырланмаган әле Сезнең җыр…» дип исемләнгән  китап күргәзмәсендә язучының әсәрләре һәм аның турындагы әдәбият тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: