«Театр безнең йөрәкләрдә» («Театр глазами и сердцем») Шәһәркүләм гаилә иҗаты бәйгесе (0+)
Яр Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 6 нчы санлы китапханәсе 2019 елның 18 февраленнән алып 25 мартына кадәр «Театр безнең йөрәкләрдә» («Театр глазами и сердцем») исемле шәһәркүләм гаилә иҗаты бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйге балаларда рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать аша театр сәнгатенең төрле юнәлешләренә карата тотрыклы кызыксыну формалаштыру максатыннан үткәрелә. Бәйгедә катнашу өчен 5-13 яшьлек балалар чакырыла. Ул түбәндәге яшь төркемнәренә бүлеп уздырылачак: – 5–7 яшьлек балалар һәм аларның ата-аналары; – 8–10 яшьлек балалар һәм аларның ата-аналары; – 11–13 яшьлек балалар һәм аларның ата-аналары. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар, эшләр, түләү турында квитанцияләр 2019 елның 18 февраленнән 25 мартына кадәр 6 нчы санлы китапханәдә Яңа шәһәр, 28/11 йорты, 115 нче фатир адресы буенча кабул ителә. (Олимпийский тукталышы). Белешмәләр өчен телефон: 54-53-30 e-mail: cbs-filial6@mail.ru «Театр безнең йөрәкләрдә» шәһәркүләм гаилә иҗаты бәйгесендә катнашу өчен ГАРИЗА КАТНАШУЧЫНЫҢ ФАМИЛИЯСЕ, ИСЕМЕ___________________________________________________ ЯШЕ, МӘКТӘБЕ, СЫЙНЫФЫ_______________________________________________________________ ҖИТӘКЧЕСЕ БУЛСА, АНЫҢ ФАМИЛИЯСЕ, ИСЕМЕ, ӘТИСЕНЕҢ ИСЕМЕ_______________________ ТЕЛЕФОН ________________________________________________________________________________ ЭЛЕКТРОН АДРЕС_________________________________________________________________________ ЭШНЕҢ ИСЕМЕ___________________________________________________________________________ |