«Муса Җәлил – намус һәм каһарманлык символы» бәйгесе узды (0+)
7 февральдә 17 нче санлы китапханәдә татар халкының каһарман шагыйренә багышланган «Муса Җәлил – намус һәм каһарманлык символы» исемле бәйге узды. Шәһәркүләм чарада мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече яшьтәге мәктәп балалары катнашты. Бәйге өч номинациядә узды: «Кул эше», «Рәсем», «Сәнгатьле сүз». Нәни катнашучылар барысы да бәйгегә тырышып, үзләрендә җаваплылык тоеп әзерләнгән. Шигырьләр укыган вакытта алар ораторлык һәм актерлык осталыкларын да күрсәтте. Катнашучыларның иң кечкенәләренә өч яшь тирәсе генә булуына карамастан, алар да каушап калмады, жюри алдында матур итеп, тиешле дәрәҗәдә чыгыш ясады. Бәйгегә әзерләнгән кул эшләре һәм рәсемнәр үзләренең матурлыгы, уникальлеге, кабатланмас булуы белән гаҗәпкә калдырды. Шәһәребездә матур итеп сәнгатьле шигырь укучылар белән бергә иҗат белән шөгыльләнүче сәләтле балалар да бар икәнен һәм аларның бәйгедә бик теләп катнашуын күреп, жюри әгъзалары да хәйран калды. |