«Театр дөньясы пәрдәләрен ача…» («Театра мир откроет нам свои кулисы…») Театр атналыгы (6+)
Россиядә Театр елы кысаларында 2019 елның 11-17 февралендә Яр Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсе «Театр атналыгы» проектын тормышка ашыра. Театр атналыгы барлык яшьтәге чаллылылар һәм шәһәребез кунаклары өчен оештырыла. Китапханә кунакларын мавыктыргыч танып-белү программасы буенча үткәреләчәк чаралар – театр сәнгате буенча тематик китап күргәзмәләре, театральләштерелгән укулар, шәһәрнең театр коллективлары әһелләре белән очрашулар, бәйгеләр, мастер-класслар, рәссамнар күргәзмәсен ачу һәм башкалар көтә. Барыгызны да «Театр атналыгы»на кушылырга һәм онытылмас мизгелләр, бик күп уңай хисләр алырга чакырабыз! Сезне ГЭС бистәсе, Ямашев бульвары, 4/14А адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсендә көтеп калабыз! Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26, моб. 8(917)2712747 |