«Без сәламәтлек һәм спортны сайлыйбыз» Интеллектуаль уен (12+)

5 февраль көнне 23 нче санлы китапханәдә урта сыйныф укучылары өчен «Без сәламәтлек һәм спортны сайлыйбыз» исемле интеллектуаль уен узды. Ул «Тинейджер. Сәламәт үсеш» программасы буенча үтте.

All-focus
All-focus
All-focus
All-focus
23ф. Интеллектуальная игра «Наш выбор – здоровье и спорт». (8)

Китапханәче чараны сәламәт тормыш рәвеше алып баруда спортның зур урын алып торуы турында әңгәмә белән башлап җибәрде. Балаларны ике командага – «Чемпионнар» һәм «Олимпиячеләр» гә бүлде.

Уен барышында командалар «Спорт» викторинасы сорауларына җавап бирде, анаграммалар, кроссвордлар чиште, сәламәтлек һәм спорт турында дүртьюллык шигырьләр иҗат итте, мәкальләр төзеде, «сәламәтлек чәчәге»нең таҗларын җыйды.

Шулай ук китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.

Чара электрон презентация белән үрелеп барды һәм Сергей Черноусов башкаруындагы «Спорт турында» исемле дәртле җыр белән тәмамланды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: