Юлия Абрамошвилиның «Төсле дөньясы» (6+)

3 февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Юлия Абрамошвили һәм аның укучыларының «Төсле дөнья» («Радужный мир») дип аталган күргәзмәсе ачылды.

20190203_141637
2019-02-03 19.24.53
20190203_145153
20190203_145807
20190203_150356
20190203_172158

Тәкъдим ителгән эшләрнең күпчелегендә Юлия Викторовна феялар, тылсымчылар, принцессалар, чәй болытларының әкияти дөньясын сурәтли. Рәссамның фантазиясе чиксез: аның сүзләренчә, һәр иҗади эш –  «иреккә бер адым» ул. Укытучысы Мәдияр Хаҗиев аңа иҗади энергиясен нәкъ менә шундый гадәти булмаган, фантазияле образларга юнәлтергә һәм экспериментлардан курыкмаска, ирекле иҗат  итәргә балалардан өйрәнергә киңәш итә.

Ә андыйлар вернисажда аз булмады. Залның стеналарын һәм өстәлләрне Юлия Абрамошвили җитәкләгән «Радужный мир» сәнгать студиясендә тәрбияләнүчеләрнең 65 иҗат эше бизәде. Укучыларның ата-аналары Юлия Абрамошвилига балаларын матурлыкны күрә белергә өйрәткән һәм сәләтләрен ачып салырга ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. Моны рәссам үзе дә мөгаллим буларак төп бурычы дип саный.

Юлия Викторовна үзенең һәр укучысына скетчбук бүләк итте, һәрберсенә илһам бирүче матур сүзләр тапты. «Укучыларымның барысын да яратам, барысы белән дә канәгать мин, сез барыгыз да тырыш»,– дип белдерде рәссам.

Вернисажда «Кавказ–Чаллы» ансамбле җитәкчесе, шәһәребезнең мактаулы гражданины, киләсе елга 80 яшьлек юбилеен каршыларга җыенучы Дени Абрамашвили чыгыш  ясады. Биюче, җырчы, шагыйрь һәм музыкант Дени Сергеевич үзенең күпкырлы талант иясе булуы белән килгән кунакларның күңелен яулап алды. Тамашачыларны кылыч белән бию сокландырды, алар таулар ритмын тоеп, грузин җырлары дөньясына чумды.
Күргәзмә 2019 елның 15 февраленә кадәр эшләячәк.
Керү ирекле. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: