Мария Метлицкая иҗаты
28
Август 2018
Сишәмбе
Мария Метлицкая кече проза жанрында иҗат итә. Автор үзенең новеллаларында гади кешеләрнең гадәти язмышын сурәтли. Теленең матурлыгы, мавыктыргыч сюжетлары, җиңелчә ирониясе белән аерылып тора ул. Метлицкая кирәгеннән артык мораль укуга һәм депрессив ноталарга бирелмичә, тормыш юлында бар кешегә дә очрый торган җитди әхлакый-этик, социаль һәм психологик мәсьәләләрне күтәрә. Илебез әдәбияты мэтры Виктория Токарева да Мария Метлицкая иҗатына югары бәя биргән һәм үз дәвамчысы дип атаган.
|