«Кыек көзгеләр патшалыгы» («Королевство кривых зеркал») Майл-арт бәйгесе (6+)
Бәйгегә майл-арт жанрындагы аерым яки төркем белән башкарылган эшләр кабул ителә. Алар А4 форматында конверт формасында тапшырыла. Җибәрүченең адресы астына чынбарлыктан аерылып торучы, тарихы башкачарак булган дөньяны тасвирлаган рәсем төшерелә. Катнашучыга конвертны Россия почтасы аша җибәрү мөһим. Бәйгегә кабул ителгән конвертта почта аша уза торган хатның барлык атрибутлары булырга тиеш (мөһер, маркалар). Почта аша узмаган эшләр бәйге нәтиҗәләрен чыгарганда каралмаячак. Почта аша җибәрелгән конкурс эшләре 2019 елның 5 мартына кадәр кабул ителә. Китапханәгә 2019 елның 12 мартыннан соң килгән конвертлар каралмаячак. Бәйге җиңүчеләрен 2019 елның 17 мартында «Җирнең альтернатив тарихы» F4 фантастика фестивале вакытында бүләкләячәкләр. Бәйгедә катнашу түләүсез. Белешмәләр өчен телефон: 89196445729 e-mail: zelchik@mail.ru |