«Татар халкының энҗеләре» тематик кичәсе (18 +)

2020 елда билгеләп үтеләчәк Татар АССРның 100 еллыгы уңаеннан, 24 гыйнвар көнне «Огонёк» клубы кысаларында 3 нче санлы китапханәдә  тематик кичә узды.

DSC01399
DSC01415
DSC01417

Һәр халыкның борын-борыннан килгән гореф-гадәтләре һәм йолалары бар, безнең заманда алар нигездә милли бәйрәмнәрдә чагылыш таба. Һәр милләт гасырлар буена үз риваятьләрен, җыр-биюләрен, көй-ритмын, ышануларын тудырып килгән. Алар барысы да халыкның тормыш рәвеше, эшчәнлеге, эстетикасы һәм темпераменты белән бәйле. Кешеләр элек-электән матурлыкка омтылган. Борынгы хикәят һәм риваятьләрдә, җырларда, йолаларда халыкның рухи чисталыгы, кешелеклелеге ачылган.

Әлеге чарада катнашучылар рус, татар, башкорт һәм башка халыкларның милли гореф-гадәтләре, һәр милләтнең күренекле вәкилләре, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре, кул эшләре, милли киемнәр белән танышты,

Кичәгә кунак булып, күптән түгел 25 еллык юбилейларын уздырган, шәһәрнең Комсомол районы каршындагы «Сиреневый туман» ансамбле әгъзалары чакырылган иде. Төрле телләрдә башкарылган халык җырлары, хәрби һәм автор җырлары барысының да күңеленә хуш килде.

«Яшә гасырларда, минем республикам!» дип аталган китап күргәзмәсендә бөек татар актерлары, рәссамнары һәм җырчылары, милләтебезнең йола, гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре турындагы китаплар тәкъдим ителде. Чара барышында «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» презентациясе дә күрсәтелде.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: