«Йөрәкләрдә әрнү һәм соклану хисләре…» («Мы скорбью платим вам и восхищением…») (6+)
23
Гыйнвар 2019
Чәршәмбе
23 гыйнвар көнне 10 нчы санлы китапханәдә Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулуга багышланган чара узды. Китапханә кунакларына дошман уратып алган каланың каһарманнарча көрәше, халыкның көчле рухлы булуы хакында сөйләнде. Слайд-әңгәмә укучыларны Ленинград блокадасының символына әйләнгән Ладога «Тормыш юлы», Ленинград йөрәге тибеше дигән атама алган метроном, блокадада калган Таня Савичева исемле кызның көндәлеге, блокада икмәге белән таныштырды. Чара барышында шигырьләр һәм җырлар яңгырады, видеоөзекләр күрсәтелде. |