«Дмитрий Менделеевның төп казанышлары» исемле мәгълүмати-танып белү сәгате (16+)

Дмитрий Иванович Менделеевның Периодик законына 150 ел булу уңаеннан, БМО Генераль Ассамблеясе 2019 елны Халыкара химик элементларның периодик таблицасы елы дип игълан итте.

Шул уңайдан 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге 23 гыйнварда «Дмитрий Менделеевның төп казанышлары» исемле мәгълүмати-танып белү сәгате уздырды. Укучылар галимнең тормыш юлы, яраткан шөгыльләре, бөтен дөньяга танылган химикның ачышлары һәм тормышындагы кызыклы вакыйгалар турында тыңлады. Чара презентация  белән аралаштырылып барды. Укучылар аның аша Дмитрий Менделеевның күпкырлы галим иясе булуы, аның химия генә түгел, ә  физика, метрология, икътисад белеме, геология, метеорология, педагогика кебек башка фәннәрдә дә казанышлары барлыгы турында белде.

Чара азагында тәкъдим ителгән викторина һәм китапларга күзәтү ясау рус химиясе фәне тарихы буенча белемнәрен тагын да киңәйтергә ярдәм итте.

Поделиться: