«Җирнең альтернатив тарихы» («Альтернативная история Земли») X F4 фантастика фестивале (0+)
F4 фантастика фестивале янәдән үзенең укучыларын шәһәрнең Үзәк китапханәсендә көтә. Чара 17 март көнне 13.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр барачак.
Моның өчен Сезгә без оештырган бәйгеләрдә катнашырга тәкъдим итәбез. «Минем альтернатив дөньям» әдәби конкурсы үз дөньягызны тудырырга ярдәм итәчәк, «Кыек көзгеләр патшалыгы» («Королевство кривых зеркал») майл-арт конкурсы альтернатив дөнья турындагы үз күзаллауларыгызны башкаларга да күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк,, «Башка дөньяга эләгүчеләр» («Косплей попаданцев») дип исемләнгән костюмнар конкурсы ярдәмендә үзегезне башка дөньяда итеп тоярсыз, кабатланмас хисләр кичерә алачаксыз. Әлеге үзенчәлекле сәяхәттә безнең лоцман ролендә язучы һәм шагыйрә, Санкт-Петербург язучылары оешмасы әгъзасы, «Созидатель» әдәби премиясе лауреаты, Алтын Пушкин медале Кавалеры, Г.Р. Державин исемендәге алтын медаль Кавалеры, «Портрет» номинациясендә Н.Гоголь исемендәге премия лауреаты Юлия Андреева булачак. Китаплар һәм рәсемнәр күргәзмәсе, артистлар чыгышы, квест-уеннар, кызыклы очрашулар – искиткеч күренешләр – болар барысы да сезне безнең фантастик порталларда көтәчәк. Без белмәгән башка дөньяга бергәләп сәяхәт итәргә чакырабыз! «Җирнең альтернатив тарихы» дип исемләнгән F4 фантастика фестивале нигезләмәсе «Минем альтернатив дөньям» бәйгесенең нигезләмәсе «Кыек көзгеләр патшалыгы» бәйгесенең нигезләмәсе «Башка дөньяга эләгүчеләр» («Косплей попаданцев») бәйгесенең нигезләмәсе |