«Даниил Гранин – солдат һәм язучы» («Даниил Гранин – солдат и писатель») дип исемләнгән телдән журнал (12+)

22 гыйнвар көнне шәһәрнең Үзәк балалар китапханәсе өлкән сыйныф укучылары өчен «Даниил Гранин – солдат һәм язучы» дип аталган телдән журнал уздырды.

IMG-20190122-WA0002
«Писательство – дело одинокое»Гранин
IMG-20190122-WA0009

Әлеге чара язучы, җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Даниил Гранинның тууына 100 ел булуга багышланган. Укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Аның әсәрләре кешеләргә, Россиягә, илебезнең бөек тарихы һәм гореф-гадәтләренә карата ихлас мәхәббәт белән сугарылган, мөһим әхлакый һәм дөньяви мәсьәләләр күтәрелгән. Укучылар игътибарына авторның «Иду на грозу», «Искатели», «Зубр», «Мой лейтенант», «Блокадная книга» китаплары тәкъдим ителде. Сугыш вакытында җәзалануларга дучар булган, газап кичергән кешеләр истәлеге һәм күп корбаннар хисабына килгән Җиңү хроникасы булып саналучы «Блокадная книга» китабына тәфсилләбрәк тукталдылар. Даниил Гранин иҗатында тарихи Ленинград чолганышы мөһим урын алып торган, чөнки ул кайчандыр Ленинград оборонасында катнашкан, ә күп еллар узганнан соң, белорус язучысы Алесь Адамович белән берлектә «Блокадная книга» китабын язган. Әлеге китапта ленинградлылар һәрберсе үз чолганышы хакында сөйли.

Китап турында әңгәмәдән соң, яшьләр игътибарына «Блокадная книга» видеофильмы тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: