«Милли курчак» милли киемдәге курчаклар бәйгесе (6+)
«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге «Милли курчак» дип исемләнгән милли киемдәге курчаклар бәйгесе уздыра. Бәйгенең максат һәм бурычлары: – халык мәдәниятенә карата кызыксынуны арттыру, Россия халыклары гореф-гадәтләре турындагы белемнәрне киңәйтү; – иң оста үзенчәлекле курчак авторларын ачыклау һәм бүләкләү; – балаларны актив иҗади эшчәнлеккә тарту; Бәйге 2019 елның 14 гыйнварыннан 20 февраленә кадәр ике номинациядә уздырыла: – традицион милли курчак; Бәйгедә 6 яшьтән алып 17 яшькәчә балалар катнаша ала. Катнашу өчен гаризалар һәм иҗат эшләре 2019 елның 14 февраленә кадәр кабул ителә (гариза үрнәге бирелә). Балалар үзләре ясаган яисә әти-әнисе һәм укытучы ярдәмендә башкарган эшләрен тапшыра ала. Эшләр Яр Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14А, шәһәр Үзәк китапханәсе, Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге адресы буенча кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 70-02-29; е-mail: сbs-nко@mail.гu Бәйгегә нәтиҗә ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2019 елның 20 феврале көнне 15.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә узачак (Ямашев бульвары, 4/41 А). Бәйгедә җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә дпломнар тапшырылачак.
«Милли курчак» милли киемдәге курчаклар бәйгесендә катнашу өчен ГАРИЗА
1. Авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме: ________________________________________ 2. Туу вакыты, яше: ________________________________________________________________ 3. Номинациянең исеме: ____________________________________________________________ Телефоны, электрон почтасы: _______________________________________________________ Уку йортының атамасы, сыйныфы: __________________________________________________ Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме: _____________________________________
Дата «____» ________________ 2019 ел. |