«Без татарча укыйбыз!» видеороликлар бәйгесе (6+)
6
Гыйнвар 2019
Якшәмбе
Яр Чаллы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 12 нче санлы татар китапханәсе 7 яшьтән алып 18 яшькәчә балаларны, яшүсмерләрне һәм аларның әти-әниләрен «Без татарча укыйбыз!» исемле видеороликлар бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйгенең максаты – татар телендә китап укуны визуаль чаралар ярдәмендә пропагандалау. Теркәлү карточкасы, видеороликлар, түләү квитанциясенең копиясе 2019 нчы елның 1 нче февраленнән 7 нче апреленә кадәр cbs_filial12@mail.ru электрон адресы яки түбәндәге адрес буенча китапханәдә кабул ителә: Яңа шәһәр, Ш. Усманов урамы, 14 комплекс, 14/01 йорты. Белешмәләр өчен телефон: 35-33-86. |