«Бөек Пушкинның әкият остаханәсендә» Иҗади рәсем һәм кул эшләре бәйгесе (0+)
2019 елның 14 гыйнварыннан 20 февраленә кадәр «ҮКС» МБУ Үзәк балалар китапханәсе А.С.Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган «Бөек Пушкинның әкият остаханәсендә» («В сказочной мастерской великого Пушкина») исемле иҗади рәсем һәм кул эшләре бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйгедә 4 яшьтән алып 14 яшькәчә балалар катнаша ала. Ул өч яшь төркемендә уздырыла: – 4- 6 яшь; – 7-10 яшь; – 11-14 яшь. Катнашу өчен гаризалар, эшләр һәм түләү турындагы квитанцияләр 2019 елның 14 гыйнварынан 14 февраленә кадәр Үзәк балалар китапханәсендә Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 61 нче йорт (Яңа шәһәр, 17/15 йорты, «Шатлык» яшьләр үзәге янында) адресы буенча кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 38-30-26, электрон адрес: biblio_cdb@mail.ru
«Бөек Пушкинның әкият остаханәсендә» Иҗади рәсем һәм кул эшләре бәйгесендә катнашу өчен ГАРИЗА КАТНАШУЧЫНЫҢ ФАМИЛИЯСЕ, ИСЕМЕ ___________________________________ ЯШЕ, МӘКТӘБЕ, СЫЙНЫФЫ _______________________________________ ҖИТӘКЧЕСЕНЕҢ ФАМИЛИЯСЕ, ИСЕМЕ, ӘТИСЕНЕҢ ИСЕМЕ, ТЕЛЕФОНЫ _____________________________________________ ЭЛЕКТРОН АДРЕС __________________________________________ ЭШНЕҢ ИСЕМЕ_____________________________________________ |