Чаллы язучысы Айгөл Әхмәтгалиева  белән очрашу (18+)

2
1
9
5
6
8
7
4
3

21 нче ноябрь көнне 12 нче татар китапханәсендә шәһәребездә яшәп иҗат итүче танылган язучы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, «Казан  утлары»  журналының проза бүлеге мөхәррире   һәм «Ислам нуры» дини-иҗтимагый гәзитенең баш мөхәррире Айгөл Әхмәтгалиева  белән очрашу кичәсе үтте.

«Иҗатында кеше язмышлары» дип аталган бу очрашуга язучының иҗатын  яраткан, татар теленә, татар әдәбиятына битараф булмаган китап укучылар, педагогия көллияте студентлары килгән иде. Кичәне алып баручы китапханәче язучының иҗат юлы белән таныштырды, әсәрдән өзекләр укыды. Тормышы һәм иҗатына багышланган электрон презентация күрсәтелде. Педагогия көллияте студентлары «Сагынган чакларымда…» җыентыгына кергән «Ачкыч кайда?» пьесасыннан өзекне бик оста итеп сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Язучы китапларын язу тарихына тукталды. Китап укучыларның “Бу чынлап та булган хәлме?” дигән соравына җавап итеп, Айгөл ханым һәрбер героеның прототибы барлыгын ассызыклап әйтте.

Россия Язучылар берлеге һәм Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы, язучы Марс Яһүдин үзенең чыгышында А. Әхмәтгалиеваның иҗатына югары бәя бирде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: