Шагыйрә Равилә Шайдуллина белән очрашу (6+)

24 нче ноябрь көнне 16.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсендә «Йолдызлар яңгыры» дип исемләнгән язучы, шагыйрә Равилә Шайдуллина белән очрашу узачак.

Кичәнең махсус кунаклары – Халыкара мөселман кинофестивалендә «Тамашачы мәхәббәте призы»н яулаган Равилә Шайдуллина әсәре буенча төшерелгән «Үксезләр» фильмының  режиссеры, сценарийлар авторы, Татарстанның атказанган артистлары, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нурания Җамали, «Күчтәнәч» тапшыруыннан «Дәү әни» Әлфинур Хисами һәм актер, продюсер Миләүшә Сәләхетдинова.

Керү ирекле, кичәгә рәхим итегез!

Белешмәләр өчен тел. 70-02-26.

Поделиться: