Роберт Миңнуллин – шигърият йолдызы (6+)
1 нче августта Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның тууына 70 ел тулды. 20 сентябрь көнне, юбилей уңаеннан, 17 нче санлы китапханә укучыларның активлыгын һәм әдәби мәдәниятын күтәрү максатыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Роберт Миңнуллин – шигърият йолдызы» дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе оештырды. Бу көнне залда утыручыларны матур чыгышлары белән шәһәребезнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләре гаҗәпләндерде. «Өлкәннәр», «Качышлы уйнаганда», «Әниемә булышам» һәм шагыйрьнең башка күп кенә шигырьләре нәфис, эмоциональ яңгырады, кайберләре театральләшкән иде. Һәр катнашучы шагыйрьнең шигырьләренә үз карашы, сәхнә костюмнары, музыкаль һәм сәнгать бизәлешләре ярдәмендә актерлык осталыгын күрсәтергә тырышты. Бәйге күтәренке кәеф белән узды, ул татар әдәби мирасын яратучы сәләтле балаларны ачар дип ышанабыз. |